«Таврида.Арт» Россия форумы катнашучылары һәм волонтерлары өчен теркәлү башланды

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

«Таврида.Арт»  Россия форумы катнашучылары һәм волонтерлары өчен теркәлү башланды. Ул катнашучылар һәм волонтерлар өчен 3 июльгә кадәр барачак. Тамашачылар өчен теркәлү вакыты соңрак игълан ителәчәк.  Чара 15 августтан 19 августка кадәр Кырымда Судак белән янәшәдә Капсель бухтасында үтәчәк.

Фестивальдә  18-35 яшьлек яшь кешеләр катнаша ала.  Традиция буенча мәйданчыкка «Таврида»арт-кластеры резидентлары һәм яшь мәдәният һәм сәнгать әһелләре; блогерлар һәм инфлюенсерлар; социаль челтәрләрдә яшьләр пабликларын эшләүчеләр һәм студентларның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре; «Россия – мөмкинлекләр иле»президент платформасы проектлары лауреатлары, финалистлары һәм җиңүчеләре; #МЫВМЕСТЕ үзара ярдәмләшү  акциясе вәкилләре, «Озын тәнәфес» конкурсы катнашучылары һәм аларның әти-әниләре, һ.б. киләчәк.

Аудиторияләргә беренче тапкыр Яшьләр эшләре  буенча Федераль агентлыгының (Росмолодежь) форум кампаниясенең актив эшлеклеләре, урта һәм югары уку йортлары студентлары кушылачак. Катнашучылар тематик арт-кварталларда урнашачак.

«Быелгы фестивальнең төп темасы –«Авырлыклар=мөмкинлекләр». Без аны «Меганомиклар» белем бирү форматларында  - киләчәк  креатив индустрияләр университетыннан программалар ачачакбыз. Топ-экспертлар креатив индустрияләрдә импортны алыштыруның яңа шартларында мөмкинлекләр ачык  тәрәзәсеннән  файдалану  һәм яшь иҗатчыларга ярдәм итү системасын булдыру мәсьәләләрен күтәрәчәкләр», - диде арт-кластер җитәкчесе Сергей Першин.

Болардан тыш, форумда яшьләр проектлары конкурсы үтә. Анда яшь кешеләр үзләренең проектларын гамәлгә ашыру өчен 1.5 миллион сум  оту мөмкинлеге алачаклар.

Фестиваль катнашучылрын арт-кластер резидентлары чыгышлары көтә. Төп сәхнәдә чыгышлар Виктор Цой иҗатына багышлана.

Танылган башкаручыларның тагын бер казанышы-халык артистлары иҗатына игътибар,  анда яшь иҗатчылар яңа аранжировкаларда Россия сәхнәсе йолдызларының популяр композицияләрен җырлый. Фестивальнең хедлайнерлары «Халык караокесы» яңа форматында чыгыш ясаячак: меңләгән катнашучының хитларын яраткан башкаручылар белән бергә җырлау мөмкинлеге булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International