Татарстанлыларга «Добрый» ирекле лагере өчен учак янында гимн һәм җырлар иҗат итәргә тәкъдим итәләр

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Татарстанда Россиядә беренче #НаДобройНоте  профильле яшьләр сәламәтләндерү лагере өчен автор җыры конкурсының гаризалар бирү  кампаниясе старт ала. Ул яшьләрне ирекле эшчәнлеккә җәлеп итүгә юнәлдереләчәк.

«Волонтерлыкта яңа катнашучылар өчен старт мәйданчыгы, тәҗрибәле волонтерлар өчен яңа мәгълүмат алу ноктасы, волонтерлык эшчәнлеген оештыручылар өчен уйланылган урын – Татарстан Республикасының барлык иреклеләре йорты. Без «Игелекле» лагерын әнә шундый итеп күрәбез. Республиканың волонтерлык җәмәгатьчелеге вәкилләренең аны ничек күрүләре, конкурста катнашучыларның җырларына нинди мәгънә салачагы турында белү кызыклы»,-дип билгеләп үтте «Татарстан Республикасы иреклеләр үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин.

Конкурста профессиональ, профессиональ булмаган башкаручылар, коллективлар, авторлык җырлары клублары катнаша ала. Гаризаны 2022 елның 19 июненә кадәр dobrort.org@gmail.com электрон почтасына тапшырырга кирәк («НаДобройНоте» конкурсына гариза билгесе белән).

Конкурс ике номинация буенча үткәрелә: «Добрый»  лагере гимны һәм учак янындагы җырлар.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны «Татарстан Республикасы иреклеләр үзәге «Мәгълүмати-ресурс үзәге» АКБО сайтында белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International