Татарстанда RE’ACTOR иҗат әһелләренә ярдәм итү буенча бушлай программаның икенче сезонына гаризалар кабул итү башланды. Уку биш юнәлештә барачак: музыка, цифрлы медиаконтент, шигърият, мода һәм дизайн, заманча сәнгать.
Беренче, тест сезонында, мондый чара яшьләр арасында бик кирәкле булды, ә аны тәмамлаучылар төрле конкурсларда үз проектларын тормышка ашыруга 25 млн сум тирәсе акча ала алдылар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов сөйләде.
«Безнең яшьләребез бик талантлы. Күпләрендә профильле иҗади белем. Аларның күбесе мәктәп елларында ук музыкаль яки сәнгати белем алганнар. Шуңа күрә яшьләрнең күбесе киләчәктә тормышларында һөнәр булып китәрдәй үзләренең авторлык иҗади үсеше белән кызыксына икән, бу бер дә гаҗәп түгел. Татарстан Республикасында иҗади индустрияләр үсеше темасы бик актуаль», - дип билгеләде спикер.
«Арт-резиденция иҗади кызыклы балаларның яңа исемнәрен ачачак, алар, Татарстанда бу мөмкинлекне алгач, монда калырга һәм үзебезнең республикада эшләрен дәвам итәргә телиячәкләр », - дип өстәде министр.
Белем алу өчен төп мәйданчыклар булып, «Урам» экстрим-паркы һәм Татарстан Республикасы милли китапханәсе торачак. Аерым чаралар, кураторлар карары буенча, бүтән мәйданчыкларда да үтәчәк. Һәр юнәлеш буенча, 60 кеше белем ала. Гаризаны сайтта бирергә мөмкин. Музыка, шигърият һәм медиаконтент буенча гаризаны 15 июньгә, ә башка юнәлешләр буенча 26 июньгә кадәр бирергә мөмкин.
«Белем алу юнәлешенә карап, гаризаның үз үзенчәлеге бар. Нигездә, һәр катнашучы үзе турында портфолио тутыра, анда үз тәҗрибәсе һәм иҗади эшчәнлеге турында мәгълүмат бирә. Әйтик, мода һәм дизайн юнәлеше буенча гариза бераз катлаулырак, чөнки анда үз проектыңны эшләргә кирәк булачак», - диде хәбәр итте RE'ACTOR иҗат әһелләренә ярдәм итү белем бирү программасының программа директоры Кадрия Бугрова.
Быел барлык юнәлешләр буенча белем бирү тирәнтен программа буенча оештырылачак. Алар 18 яшьтән 35 яшькә кадәрле булган, үзләренең идеяләрен әзер иҗади продуктка һәм бизнеска илтеп җиткерергә теләүче иҗади яшьләргә юнәлтелгән. Һәр юнәлешне, бу өлкәдә экспертлар булып торучы кураторлар контрольгә алачак, дип белдерде Кәдрия Бугрова.
Проектның төп вазифасы – иҗат эшлеклеләренә танылырга мөмкинлек бирү. Аларны төрле мәйданчыкларда, аерым алганда, «Таврида-АРТ», шәһәр мәйданчыкларында һ.б. тәкъдим итәләр.
«Белем алу программасы ай ярымга сузыла, шуннан соң практик модуль башлана. Бу чорда катнашучылар үз проектлары өстендә эшлиләр. Нәтиҗәсе буларак, 16-17 сентябрьләрдә фестиваль үтәчәк. Ул барлык теләк белдерүчеләр өчен белем алу, ә программаны үткәннәр өчен презентация характерында була», - дип белдерде Кәдрия Бугрова.
Фестиваль йомгаклауда күргәзмәләр, артистлар чыгышы оештырыла.
Проект мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә тормышка ашырыла. Проектның партнерлары: Росмолодежь, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, MASCOT маркетинг коммуникацияләр агентлыгы һәм Enter интернет-журналы.