ТР Яшьләр эшләре министрлыгында ТР югары уку йортлары ректорлары советы каршындагы тәрбия эшләре буенча Координацион совет утырышы узды

2022 елның 7 июне, сишәмбе

ТР Яшьләр эшләре министрлыгында ТР югары уку йортлары ректорлары советы каршындагы тәрбия эшләре буенча Координацион совет утырышы узды. Чарада ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Казан дәүләт медицина университеты ректоры, Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлар советы рәисе вазифаларын башкаручы Алексей Созинов, «Казан   милли эзләнү технология  университеты» ректоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Юрий Казаков һәм ректорлар  советы составындагылар катнашты.

Утырыш кысаларында авыр тормыш шартларында калган студентларга ярдәм итүгә, студентлар хезмәт отрядларының системалы эшчәнлеге аша эшкә урнаштыру механизмнарын үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International