Казанда Татарстан Республикасының «Яшь Гвардия» XIII хисап-сайлау конференциясенең 2 нче этабы узды

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

8 июньдә Казанда «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе»Татарстан төбәк бүлегенең XIII хисап-сайлау конференциясенең 2 нче этабы узды.

Конференция кысаларында оешма уставының яңа редакциясе кабул ителде, 2009-2022 елларда оешма эшчәнлегенә йомгак ясалды, шулай ук төбәк штабының һәм региональ контроль-ревизия комиссиясенең яңа составы сайланды. Конференциядә җирле бүлекләр җитәкчеләре һәм активистлары, төбәк штабы һәм региональ контроль-ревизия комиссиясе әгъзалары катнашты.

Региональ штаб составына Абрамов Владимир, Андреев Камил, Бариев Динар Раил улы, Епанешников Роман, Каюмов Адель, Киселев Андрей, Климонскис Виталий, Масливец Артур, Николаева Адилә, Ракипов Наил, Тарасов Владислав, Төхвәтуллина Элина, Хәлиев Айнур, Храмов Игорь һәм Шиһабеддинов Руслан керде.

Контроль-ревизия комиссиясе составына Әхмәтшина Алия, Иванова Кристина һәм Сибгатова Эльмира кабул ителде.

Конференция йомгаклары буенча яңа составтагы төбәк штабының беренче утырышы узды, анда Татарстан Республикасының «Яшь гвардия» төбәк штабы җитәкчесе итеп Динар Бариев сайланды. Аппарат җитәкчесе вазифасына Гатауллина Ленара билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International