Россия көнендә «Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре Казан Кремлендә зур концерт куячаклар

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

12 июнь көнне 12.00 сәгатьтә Казан Кремлендә эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләренең зур бәйрәм концерты була.

Фестиваль ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында уза.

Тамашачылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары өчен, 400 яшь артист иң яхшы номерлары белән чыгыш ясаячак. Анда фестивальнең төрле номинацияләр – конферансье, вокаль, хореография – җиңүчеләре тәкъдим ителәчәк. Исегезгә төшерәбез, бу елда гына фестиваль хөкемдарлары тарафыннан бөтен республикадан 64 мең бала катнашкан 10 мең номер каралды.

«Безнең өчен бу бик зур һәм көтелгән вакыйга, - ди фестивальнең башкарма директоры Наталья Смирнова. -  ә Татарстан балаларына Кремльлә чыгыш ясау өчен ел буе көткән уникаль мөмкинлек. Фестиваль хәрәкәте өчен Казан Кремлендә  концерт матур традициягә әйләнде. Без аңа җентекләп әзерләнәбез, Россия көненә туры килерлек репертуар сайлыйбыз. Чыгыш ясаучы балалар өчен бу зур шатлык, җаваплылык һәм Казан Кремлендә үз талантыңны күрсәтү горурлыгы да.Тамашачылар өчен 3 сәгать буена  республикабызның иң яхшы коллективлары белән танышу мөмкинлеге. Чара барлык башкаручылар белән «Созвездие-Йолдызлык» гимны «Кояш дискотекасы» ьыры белщн тщмамланды».

Бу көнне сәхнәгә узган елгы Гран-при ияләре, Яр Чаллыдан «Татарстан» бию ансамбле,  Зәйдән «Мирас» вокаль-хореографик ансамбль,  Балык Бистәсеннән  «Кама йолдызчыклары» балалар  үрнәк хореографик ансамбле, Яшел Үзәннән  «Аншлаг» вокал квартеты сщхнщгщ чыгачак.

Конертка керү  ирекле.

Белешмә:

Фестиваль 22 ел үткәрелеп килә. Аның мәктәбе аша 1миллион 200 мең катнашучы узды. Төрле елларда җиңү яулаучыларның күбесе бүген үз тормышларын иҗат белән бәйләп  танылды һәм зур уңышлар яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International