Россия көнендә Татарстан Республикасы студентлар отрядларының өченче хезмәт семестры ачыла

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

12 июнь, Россия көнендә, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе территориясендә (Пушкин ур., 86 йорт) Татарстан Республикасы студентлар отрядларының өченче хезмәт семестры ачыла.

Ел саен республиканың хезмәт хәрәкәтендә 10000нән артык яшьләр катнаша. Студентлар төзелеш тармагында, балалар ялы, хезмәт күрсәтү һәм туризм, сәламәтлек саклау өлкәләрендә, сәнәгать җитештерүе һәм балык эшкәртү объектларында, пассажир вагоннарын проводник итеп эшлиләр. Республика һәм илнең төрле объектларында һәм предприятиеләрендә эшләү өчен студентлар отрядларында катнашучыларны җәлеп итү буенча килешү кампаниясе актив бара.

Чарада Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, кабул итүче оешмалар, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Казан шәһәренең югары белем бирү уку йортлары җитәкчеләре катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International