Казанда «Донорлык йөзләрдә» фотокүргәзмәсе ачылды

2022 елның 14 июне, сишәмбе

14 июньдә Бөтендөнья кан доноры көне билгеләп үтелә. Казан шәһәре дөнья вакыйгасыннан читтә калмады. Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында кан донорлары DonorSearch берләшмәсе тарафыннан оештырылган «Донорлык йөзләрдә» дигән фотокүргәзмә ачылды. Проектның идеясе-һәркем донор була алуын һәм кешеләрне каршы билгеләр булмаган очракта кан тапшырырга этәрә алуын күрсәтү.

Күргәзмә геройлары-Казан һәм Татарстан Республикасы донорлары, бер уртак идея белән берләшкән төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре. Донорлар, гадәттә,пациентларга да, гади кешеләргә дә күренмиләр,  әмма алар миллионлаган кешеләр сәламәтлеген һәм тормышын саклап калуда ярдәм итә.

Проект «Татнефть» БФ, Президент грантлары Фонды, «Татарстан Республикасы иреклеләр үзәге» АКБО, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Казан шәһәре парклары һәм скверлары Дирекциясе» МБУ ярдәме һәм Татарстан Республикасының 2021 елда  «Игелекле эшләр төбәге» волонтерлыкка ярдәм итү буенча иң яхшы региональ практикалар конкурсында җиңүе ярдәмендә тормышка ашырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International