Петербург халыкара икътисадый форумында иреклеләр (волонтерлык) үсеше турында өч яклы килешүгә кул куелды. Килешү яклары-Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты – Волонтерлык үзәкләре ассоциациясе һәм «Татарстан Республикасы иреклеләре мәгълүмати-ресурс үзәге» АКБО.
Татарстан Республикасы территориясендә иреклелек (волонтерлыкны) үстерү турында килешүгә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, волонтерлык үзәкләре ассоциациясе Советы Рәисе Артем Метелев һәм «Татарстан Республикасы Иреклеләр мәгълүмат-ресурс үзәге» АКБОның башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин кул куйдылар. Килешү Татарстан Республикасында иреклеләр, гражданлык инициативаларына һәм хәйриячелеккә ярдәм итүнең нәтиҗәле инфраструктурасын булдыруга юнәлдерелгән уртак бурычларны гамәлгә ашыруга карата якларның хезмәттәшлек юнәлешләрен һәм рәвешләрен билгеләү максатыннан төзелде. Килешү татантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«Министрлык республикада волонтерлык эшчәнлеген координацияләү белән шөгыльләнеп, иреклеләр берләшмәсенә һәрьяклы ярдәм күрсәтә. Бу эштә безнең иреклеләр мәгълүмат-ресурс үзәге төп роль уйный. Ул аккредитацияләнгән һәм ил буенча алдынгы позицияләрдә тора. Бүген һәр муниципалитетта аерым волонтерлык штабы бар. Узган ел без Татарстанда иреклелек хәрәкәтен үстерү буенча аерым республика программасын кабул иттек. Бу Республиканың волонтерлык оешмаларына системалы рәвештә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. Ә бу 100 меңгә якын кешене колачлаган 1200 команда», - дип шәрехләде Тимур Сөләйманов.
«Татарстан Республикасы командасы даими хәрәкәттә – яңа мотивация һәм белем бирү программалары, төбәкнең яңа кешеләрен волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп итү буенча практикалар эшли. Килешүгә кул кую-безнең төбәктә иреклеләр үсеше өчен мөһим адым», - дип өстәде Айрат Мөбәрәкшин.
Белешмә:
Петербург халыкара икътисадый форумы-дөньяда иң зур һәм әһәмиятле эшлекле вакыйгаларның берсе. 25 ел эчендә Форум глобаль икътисадның төп мәсьәләләре буенча фикер алышу һәм тотрыклы үсешне тәэмин итү максатларында иң яхшы дөнья практикалары һәм компетенцияләре белән алмашу өчен әйдәп баручы дөнья мәйданчыгы статусын алды.