21-22 нче июньгә каршы төндә Татарстан Республикасының Яшь Гвардиясе ел саен үткәрелә торган «Сугышның ялкынлы сурәтләре» Халыкара акциясен уздыра. Акция Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә барлык герой-шәһәрләрдә, хәрби дан һәм хезмәт батырлыгы шәһәрләрендә узачак.
Җиңү паркында яшьгвардиячеләр совет солдатлары, «Катюша» гвардия минометы һәм сугыш елларында Казан шәһәрендә җитештерелгән «По-2» бомбардировщигы сурәтләре шәмнәреннән чыгачаклар.
Шәм кабызганнан соң катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алачаклар. Акциядә катнашучыларга Казан халкы һәм кунаклар кушылачак.
Акцияне «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, Казан дәүләт энергетика университеты һәм ТР Яшьләр министрлыгы ярдәме белән «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге үткәрә.
Чара 21:00 сәгатьтә башлана.
Үткәрү урыны: Җиңү паркы ( Казан).