Казанда һөнәри белем бирү оешмалары арасында «Студентлар язы-2022» республика фестиваленең гала-концерты узды.
«Без республика яшьләренең никадәр талантлы һәм күпкырлы булуында тагын бер кат инандык. Булачак пешекчеләр, мөгаллимнәр һәм башка һөнәр белгечләренең сәхнәдә үзләренең искиткеч талантлы булуларын күзәтү кызыклы. Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре өчен Студентлар язы фестивале көллият һәм техникум студентлары потенциалын төрле яклап ачу өчен мөһим мәйданчык булыр дип ышанам», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
«Яшьләрнең дәртле һәм инициативалы булуы куандыра. Сезнең һәркайсыгыз илебезнең һәм республиканың лаеклы гражданы һәм ватанпәрвәре булуына бер дә шикләнмим», - дип мөрәҗәгать итте студентларга ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев.
«Студентлар язы»ның «Гран-при»ен сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча мәгълүмати технологияләр көллияте командасы җиңде.
«Безнең өчен бу күрсәткеч, чыннан да, көтелмәгән булды, чөнки, озак һәм нәтиҗәле әзерлек булуына карамастан, җиңүгә 100% ышанырга ярамый. Безнең иҗат командасы белән фестиваль тарихында беренче тапкыр җиңү яулавыбызны аңлау аеруча күңелле. Без бик шат һәм һәр кешенең тормышында бер генә тапкыр булса да бу хисне кичерүен телибез!»,- дип уртаклашты җиңүчеләр.
Һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен «Студентлар язы» I Республика студентлар иҗаты фестиваленең «Гран-при» ияләре:
«Вокал» юнәлеше - Бәхтиева Алинә Рәүф кызы, «Ой, люли люли...», П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте («Халык җыры» номинациясе, Соло, «Профильле булмаган» категориясе).
«Инструменталь» юнәлеше-«Лонжерон», «Лесник» төркеме, П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте («Катнаш ансамбльләр» номинациясе, кече составлар, «Профильле булмаган» категориясе)
«Мода юнәлеше - «СТРИШ» мода театры, «Балачакны искә алып», В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты көллияте («Концептуаль мода (Alternative)» номинациясе, коллективлар, «Профильле булмаган» категориясе).
«Оригиналь жанр» юнәлеше - Криштиан Роналду исемендәге мода театры, «Андеграунд» Коллекциясе, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Түбән Кама филиалы(«Сәхнә костюмы сәнгате» номинациясе, коллективлар, «Профильле булмаган» категориясе).
«Театр» юнәлеше - «Абстракт фикерләү түгәрәге», «Теләсә нинди яңгыр кайчан да булса тәмамлана» иҗат берләшмәсе, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты көллияте («Кече формалар театры» номинациясе, коллективлар, «Профильле булмаган» категориясе).
«Бию» юнәлеше - «Adrenalin dance team» хореография коллективы, «Йөгерүче», Казан Кооперация университеты, Урта һөнәри белем бирү факультеты («Заманча бию» номинациясе, коллективлар, «Профильле булмаган» категориясе).
«Медиа» юнәлеше - Шагиева Регина Рамил кызы, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты көллияте («Басма мәкалә» номинациясе, «Профильле булмаган» категориясе).
Гомуми күрсәткечләр:
Гран-при - А. Н. Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның «Мәгълүмати технологияләр көллияте» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе бүлекчәсе.
1 урын-В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты көллияте
2 урын-Яр Чаллы педагогика көллияте
3 урын - Казан технология һәм дизайн көллияте