Татарстанда «Болгар - Туган тел» IX төбәкара форумы башланды

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Сәләт» яшьләр үзәге һәм «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды ярдәмендә үткәрелә торган «Болгар–Туган тел» IX төбәкара форумы ачык дип игълан ителде.

7 көн дәвамында алар татар мәдәниятен, телен өйрәнүгә, тормышның төрле өлкәләрендә тел куллану күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлдерелгән программа буенча шөгыльләнәчәк. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу вакыйгасы да читтә калмыячак.

Ачылу тантанасында Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигый музей-тыюлыгы директоры Зөфәр Шакиров, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсенең төбәкара хезмәттәшлек секторы әйдәүче киңәшчесе Гөлия Мусина, «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова катнашты.

Лагерь эше «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү»Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International