22 июнь, Хәтер һәм кайгы көнендә, Татарстан яшьләре «Хәтер шәме» акциясенә кушылды. Акция Казанның Горький паркында Мәңгелек ут янында бер минут тынлык белән башланып китте, соңыннан акциядә катнашучылар миллениум күпере аша Җиңү паркына кадәр кабызылган лампад шәмнәре белән уздылар. Чарада «Ватан» яшьләр берләшмәсе, Татарстан Республикасы ДОСААФ РМООО, «Патриот» республика үзәге, Халык иҗтимагый фронты, «Курс» ДНД, Җиңү волонтерлары, Татарстан Республикасы ДОСААФ волонтерлары катнашты.
Акция 4:00 сәгатьтә Җиңү паркында чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Акция 2015 елдан бирле республиканың барлык шәһәр һәм районнарында уза. Акциянең төп максаты-яшьләрдә патриотик кыйммәтләр, тарихи үткәнгә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы фаҗигале вакыйгалар һәм герой батырлыклар турында хәтерне саклау.