ТР Яшьләр эшләре министрлыгы балалар ялын һәм аларны савыктыруны оештыру турындагы белешмәләрнең дөреслегенә, актуальлегенә һәм тулылыгына региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыра

2022 елның 18 июне, шимбә

2022 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан планлы һәм планнан тыш контроль (күзәтчелек) чараларын, барлык дәрәҗәдәге бизнеска карата тикшерүләр үткәрүгә мораторий кертү турында Карар кабул ителде.

Чара 120 дән артык рөхсәт төренә, шул исәптән авыл хуҗалыгы, сәнәгать, ваклап сату (акциз товарлары белән сәүдә итүне дә кертеп), элемтә, такси хезмәте күрсәтү кебек мөһим өлкәләргә кагыла. Барлыгы 2,5 млн. рөхсәтнең гамәлдә булуы автомат рәвештә озайтылачак яки яңадан рәсмиләштереләчәк.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы балаларның ялын һәм аларны савыктыруны оештыру турындагы белешмәләрнең дөреслеген, актуальлеген һәм тулылыгын региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыра.

Контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан мораторий бозылган очракта, эшкуарлык җәмәгатьчелеге Россия Икътисадый үсеш министрлыгының электрон почтасына (электрон адрес - proverki.net@economy.gov.ru) яза ала. Контроль органы карары белән килешмәгән очракта, теләүчеләр судка кадәр шикаять бирү системасы буенча шикаять бирә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International