Яшьләр көне Татарстан Республиканың күп районнарында 25 июньнән киң масштабларда үткәрелә. Танышу өчен районнарда үткән чаралар исемлеген тәкъдим итәбез.
Әлмәт шәһәрендә бәйрәм 23 июньдә үк башланды, ләкин бәйрәм концерты 2 июльдә үтәчәк. Ул көнне «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятендә спартакиада үтә. Соңыннан спортсмен-экстремаллардан мастер-класслар, беренче хип-хоп баттл үтәчәк. Шулай ук Панне буенча чемпионат оештырыла. Аның хедлайнеры - «Амкал» блогерлар командасы уенчысы Иван Bizex Сапрыкин. Көн концерт белән тәмамлана. Анда «Jamberry», кавер-группасы һәм Люся Чеботина, Анет Сай, T-Killah катнашачак.
Апаста Яшьләр көне үзәк паркта үтә. Анда төрле күңел ачу чаралары оештырыла. Бәйрәм концертында Илназ Сафиуллин, Рената Тей, ИлГәрәй, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, DJ Назлыгөл, DJ Ali һәм Динар Хөснетдинов кебек татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясый.
Кукмарада «Галстуксыз» дип аталган чара үтәчәк. Анда район башлыгы Сергей Дмитриев белән очрашу көтелә. Шулай ук очрашу кунаклары SWAP-маркетта була алалар. Үз картиналарын ясау, спорт уеннарында катнашу, ГТО нормаларын тапшыру кебек чаралар үтә. Яшьләр көне бәйрәм концерты белән тәмамланачак. Анда Татарстанан «MINGAZOV»кавер-группасы чыгыш ясый.
Чүпрәледә 25 июньдә эшләүче яшьләр, авыл яшьләре иҗаты буенча «Киләчәк безнең кулда» өченче район фестивале җиңүчеләрен котладылар. Аннан соң дискотека оештырылды. Айдар Ракипов, Roldan Morales һәм Андрей Думилин бәйрәм кунаклары булдылар.
Питрәчтә DJ MAZIS, «MIB» яшьләр төркеме, ШАФФЛ, битбоксер Рубин Әюпов, шоу ELEMENT катнашында күңел ачу чарасы үткәреләчәк.
Моннан тыш, бию һәм фитнес яратучыларга инструктор Рамил Вәлиуллин белән Zumba Fitness юнәлешендәге уникаль атмосфера тәкъдим ителә.
Яшьләр көне бәйрәм фейрвергы белән тәмамлана.
Яшел Үзәндә 15.00дән 18.30га кадәр тематик яшьләр мәйданчыклары эшләячәк: «Арт» (иҗади мастер-класслар, плэнар, «Фотосушка», косплеерлар, анимацияләрясау), «Экстрим/спорт»( баскетбол турниры, воркаут буенча ярышлар, ГТО, пауэрлифтинг буенча мастер-класс, туризм), «DanceFloor»(бию коллективлары өчен бию зонасы), «ЗОЖ/экология» ( йога буенча мастер-класс, эко-мастер-класслар, экологик җыештыру, экологик ярмарка), «GeekZona» (өстәл уеннары һәм варгейм белән өстәлләр, киберспорт (CS һәм PS), «Лекторий» (креатив киңлек, шәһәр урбанистикасы, заманча мәдәният буенча лекция һәм стиль һәм шәхси бренд буенча лекция), «Музыка» (бәйрәм буе яраткан яшь артислар чыгышы). Шулай ук барбекю зонасында «Бургерлар короле» дип аталган кулинар батл эшләячәк.
Алексеевскида граффити-фестиваль, спорт уеннары үтәчәк, фуд-корт эшләячәк. Теләүчеләр балыклы бассейнда була алачаклар. Бәйрәм концерты оештырылачак.
Арчада бәйрәм 26 июньдә Арча муниципаль районы башлыгы белән очрашудан башлана. Спорт уеннары оештырыла, спорт формалары алу өчен сертификатлар тапшырыла.
Биредә барлык районнар да күрсәтелмәде. Тулырак бәйрәм программалары белән социаль челтәрләрдә шәһәр, район администрацияләре, яшьләр эшләре бүлекләре сайтларында танышырга мөмкин.