Яшьләр көне кысаларында Казанда «Игелек бүләк ит» дигән бүләк фестивале узачак. Бу-бушлай хезмәт күрсәтү һәм кирәк-яраклар белән җәмәгатьчелекнең барлык вәкилләре арасында алмашу урыны. Теләге булган һәр кеше кемгә дә булса үзенең «Яхшылыгын» бүләк итә һәм җавапка да «Яхшылык» ала алачак. Барлык катнашучылар «Яхшылыгы»ның, башкарылган эшнең эчтәлегенә карамастан, бер үк төрле бәяләнүе мөһим. Бушлай вакытыңны һәм башка ресурсларны биреп, игелек сиңа, һичшиксез, әйләнеп кайтыр дигән фикрне истә тотырга кирәк. Моның өчен мастер-класста катнашырга һәм үз кулларың белән (курчак, оригами һ.б.) кул эшләре ясарга, аны оештыручыларга бирергә кирәк булачак. Кул эшләре Донецк һәм Луган халык республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләрне вакытлыча урнаштыру пунктына тапшырылачак.Моның өчен катнашучы «Игелек җебе»беләзеге алачак. Кул эшләнмәләреннән тыш, хезмәт күрсәтүне яки мохтаҗларга тапшырылачак яңа кирәк-яракны алыштырырга була. Мәйданчык «УРАМ» экстрим-паркында 26 июньдә 12:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
«Бәйрәм кысаларында белем бирү, спорт һәм мәдәни мәйданчыкларда катнашу гына түгел, ә чын-чынлап «Игелек бүләк ит» фестивалендә катнашу мөмкинлеге дә булачак. Бәйрәм кунаклары шулай ук волонтерлар сафына РФ ДОБРО. порталында теркәлү аша керә һәм 2023 елның кышында узачак махсус олимпиаданың бердәм уеннары кысаларында гариза бирү кампаниясендә катнаша ала», - дип билгеләп үтә ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.