Татарстан Яшьләр хөкүмәтенең яңа составына керергә теләүчеләр өчен гаризалар кабул итү кампаниясе башланды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән очрашты.
«Бүген без яшьләр белән эшләүнең яңа форматлары кирәклеге турында сөйлибез. Барлык министрлык һәм ведомство вәкилләрен дә бу эшкә актив кушылуларын сорыйм, чөнки нәкъ менә яшьләр – Россия үсешендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе», - дип билгеләп үтте ТР вице-премьеры.
Яшьләр хөкүмәте - Министрлар Кабинеты каршындагы Яшьләр катнашуын һәм икътисадның төрле юнәлешләре буенча яшьләргә ярдәм итү чараларын үстерү буенча яшьләр иҗтимагый советы.
Татарстан Яшьләр хөкүмәте әгъзалары алдында түбәндәге бурычлар тора:квартал саен «14:35» форматында яшьләр белән очрашулар үткәрү, агымдагы ведомство дәүләт программалары һәм ярдәм чаралары турында яшьләргә мәгълүмат бирү, проект офисларының эшен алып бару (яшьләр өчен актуаль проектларны гамәлгә ашыру), Татарстан Республикасында яшьләргә ярдәм итү мөмкинлекләре һәм чаралары буенча анализ формалаштыру, шулай ук һәр ведомствода яшьләр белән эшне анализлау.
Гаризалар 2022 елның 27 июненнән 27 июленә кадәр сайтта кабул ителә.
Яшьләр хөкүмәте әгъзалары булып 20 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр оешмалары (бакалавриатның 3 курсыннан башлап) җитәкчеләре һәм әгъзалары, сайлап алынган тармакта иҗтимагый башлангычларда эшләү белән кызыксынучылар билгеләнә ала.
Составны формалаштыру механизмы:
27 июньнән 27 июльгә кадәр яшьләр оешмалары һәм үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр өчен Яшьләр хөкүмәте составына ачык конкурска, шулай ук шьләр хөкүмәте рәисенең вакантлы вазифасына конкурс игълан итүгә гаризалар кабул итү;
8 августтан 21 августка кадәр тавыш бирү һәм һәр вазифага төп 3 кандидат билгеләнә;
22 августтан 5 сентябрьгә кадәр әлеге кандидатлар конкурс комиссиясе алдына үз проектлары белән чыгачак, ә конкурс комиссиясенә профильле министрлар һәм аларның урынбасарлары керәчәк;
12 сентябрьдә Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәтенең яңа составы билгеләнәчәк.
«Яшьләр хөкүмәте әгъзалары ике елга сайлана, ягъни аның эше сигез квартал циклына бүленәчәк. Аларның һәркайсы кысаларында яшьләр киңәшчесенең һәм ведомствоның яшьләр сәясәтен үстерүдә эш сыйфатын билгеләүче нәтиҗәлелек андикаторлары теркәләчәк», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.