Күчмә фотокүргәзмә кысаларында «Безнең заман геройлары» иҗтимагый премиясе лауреатлары булган татарстанлылар тарихы сөйләнә.
Дүшәмбе, 27 июнь көнне, «УРАМ» экстрим-паркында Татарстанның «Бердәм Россиянең яшь гвардиясе» күчмә фотокүргәзмәсенә старт бирде.
12 мәгълүмати стендта Татарстан халкы безнең янәшәдә булган геройлар белән таныша алсын өчен ике телдә – татар һәм рус телләрендә мәгълүмат тәкъдим иттеләр.
Яшьгвардиячеләр ел саен «Безнең заман геройлары» иҗтимагый премиясен тормышка ашыра. 2019 елда премия форматы киңәйде – аның кысаларында хәзер ел саен кечкенә геройлар форумы уза. Ә 2021 елдан премия республика һәм иҗтимагый оешмалардан үзгәрде. Премия актив тормыш позициясе булган татарстанлыларга бирелә.
2021 елда 26 олы кеше һәм 11 бала «Безнең заман герое» һәм «Яшь герой» күкрәк билгеләренә ия булдылар.
Стендта Түбән Кама районыннан уналтынчы яшьлек Илья Матюшенцевның тарихын аерып тәкъдим иттеләр. Шулай ук Святослав Яковлев һәм аның Гретта кушаматлы коткаручы этен дә. Алар бергә Казан эзләү-коткару отрядының коткаручылары. Казан эзләү-коткару отрядында эшләгән елларда Святослав үзе төрле гадәттән тыш хәлләрне һәм аварияләрне бетерүгә 250дән артык чыгыш ясаган.
«Безнең заман геройлары» проекты барлыкка килгәч, активистлар геройлар турында тарих эзләү белән шөгыльләнгәннәр һәм бу мәгълүматны социаль челтәрләрдә урнаштырганнар. 2014 елда проектны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады һәм ул ел саен уздырыла торган республика премиясе дәрәҗәсенә үсте. 2021 елда инде ул алтынчы тапкыр тапшырылды.