Биләр тарих-археология музей-тыюлыгы территориясендә, «Сәләт» XI Халыкара яшьләр белем бирү форумының беренче сменасы — JUNIOR SKILLS BILER FORUM (Һөнәрләр/ һөнәр) ачылышы булды.
Ачылу тантанасында сәламләү сүзе белән «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова чыгыш ясады. «Бу искиткеч урынга, җитәкчеләргә, әйдаманнарга һәм, әлбәттә, катнашучыларга чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сездән башка бу форум булмас иде, - дип билгеләп үтте ул.
«Сәләт» директоры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгына һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгына, шулай ук Алексеевск районы администрациясенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Адымнар – Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы директоры Надир Курамшин татар телен өйрәнү мөһимлеге турында сөйләде.
Катнашучыларга «Ак Барс» Банк ГАҖнең дәүләт секторы белән эшләү директоры Эмиль Хәйретдинов мөрәҗәгать итте. «Бу җирдә форум инде 11 ел уза, 5 ел мин сезнең белән бергә. Бүген җыелган һәм безне рухландыручы яшьләргә рәхмәт белдерәсем килә.Татар телен үстерүегезгә һәм өйрәнүегезгә шатмын», - диде ул.
Смена ачылышында Malsi Music, Ilgiz һәм Zarina башкаруындагы «Сәләт» форумының «Ау» җырын тәкъдим итү үтте.
Форумның беренче сменасы мәктәп укучыларының яңа һөнәрләрен өйрәнүгә багышланган. Бу көннәрдә экология, IT һәм робототехника буенча мастер-класслар узачак.