«ШУМ» россиякүләм яшьләр форумында Татарстан студенты 700 мең сум отты

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

«ШУМ» россиякүләм яшьләр форумы Калининград шәһәрендә үтте. Анда Россиянең 77 төбәгеннән 500 кеше –креаторлар, фотографлар, блогерлар катнашты. Форумда Татарстаннан 9 кеше иде.

Форум 5 кампус-юнәлешкә бүленде. Аларны әйдәп баручы белгечләр җитәкләде. Алар җитәкчелегендә катнашучылар медиада трендлар өйрәнделәр, креатив реклама роликлары төшерделәр, видеолар өчен сценарийлар эшләделәр, соөиаль челтәрләрдә алга җибәрү өчен яңа инструментлар эшләделәр.

Форум вакытында Росмолодежь грант конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Грант кысаларында катнашучылар үз проектларын гамәлгә ашыру өчен, 50000нән алып 1,5 млнга кадәр акча алдылар.  Барысы 113 проект яклауга кабул ителгән иде. Алар арасыннан  14 проект  7000000 сум алды. Бу – 2022 елда иң эре гранд фонды.   

Казан Федераль университеты студенты  Дмитрий Томкевич «Сүз безгә» республика медиамәктәбе проектын гамәлгә ашыру өчен 700000 сум грантка лаек булды.     

«Бу искиткеч хәл. Мин 3 ел буе проектны гамәлгә ашыру өчен грант отып сәхнәдә басып тору турында хыялландым. Бу хыялым тормышка ашты. Быел мин Татарстан медийчылары өчен медиамәктәпне тормышка ашырам. Анда һәр студент катнаша ала һәм нинди дә булса яңага өйрәнәчәк», - ди Дмитрий Томкевич.  Проект ел азагына  ашар дип күздә тотыла.  Ул 2 этаптан торачак: 6 төрле медиа эшчәнлеге буенча белем бирү һәм күчмә белем бирү мәктәбе.

Җиңүчеләрне «Росмолодёжь» Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык  җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов котлады.

Исегезгә төшерәбез, «Сүз безгә» республика медиамәктәбе «Татарстан Республикасы студентлар лигасы» региональ яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан  11нче тапкыр үткәреләчәк.

Берләшмәнең рәсми төркеме: https://vk.com/slovozanami

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International