27-30 август көннәрендә Казан шәһәрендә Казан Глобаль яшьләр саммиты узачак.
Саммитта 200 кеше катнашачак: Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшьләр эшләре һәм спорт министрлары, яшьләр оешмалары лидерлары, яшьләр сәясәте белән шөгыльләнүче халыкара оешмалар вәкилләре, фикер лидерлары, яшь эшмәкәрләр һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре.
Глобаль яшьләр саммиты «Казан - ИХОның Яшьләр башкаласы 2022» халыкара программасы кысаларында үтәчәк.
Саммит Казанда 4 көн дәвамында узачак. Программа кысаларында Министрлык катнашында пленар утырыш, дискуссияләр, интерактив семинарлар, яшьләр мохитендәге актуаль чакырулар буенча тикшеренү сораштыру презентацияләре, яшьләр мохитенең киләчәк үсешен фаразлау сессияләре, шулай ук мәдәни программа планлаштырылган. 28-29 августта Саммит бер үк вакытта баручы 8 семинар-практикумнан башлана (һәркайсында 50 катнашучы).
Саммитның нәтиҗәсе-хәзерге яшьләрне тикшерү, шулай ук ИХО илләре киңлегендә хезмәттәшлек итү буенча уртак яшьләр инициативаларын һәм озак вакытка исәпләнгән программаларны нигез итеп алучы уртак резолюция һәм Казан гамәлләр планын кабул итү.
Сайтта гаризалар бирү компаниясе 18 июльгә ачык. Саммитта Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) әгъзалары булган илләрдән 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшь лидерлар, Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кермәгән илләрдәге мөселман азчылыкларыннан, яшьләр берләшмәләре лидерлары, яшьләр өчен җаваплы халыкара оешмалар вәкилләре, яшь эшмәкәрләр катнаша ала. Инглиз телен белү таләп ителә.
Саммитның төп мәсьәләсе - мәдәниятара әңгәмә һәм үзидентификацияне үстерүдә яшьләрнең роле, яшьләрне локаль һәм глобаль дәрәҗәләрдә җәлеп итү.
Саммит эше түбәндәге темаларга юнәлтеләчәк: «Мөмкинлекләр тигезлеге», «Эшмәкәрлек күнекмәләре», «Менталь сәламәтлек», «Мәдәниятара әңгәмә» , «Яшьләр миграциясе», «Цифрлаштыру».
Саммитны оештыручылар һәм партнерлар - Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр форумы (ICYF), Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, ислам илләренең статистик, икътисадый һәм социаль тикшеренүләр һәм әзерләү үзәге (SESRIC), «Яшьләр дипломатиясе академиясе» иҗтимагый оешмасы, «Сәләт»Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фонды.
«Казан – ИХО яшьләр башкаласы 2022» халыкара программасының рәсми сайты https://kazan.oicyouthcapital.com/