Республиканың җәйге сәламәтләндерү лагерьларында коррупциягә каршы тематикага багышланган балалар өчен чаралар циклы башланды

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы балалар сәламәтләндерү лагерьларында җәйге чорда балалар һәм яшьләр белән коррупциягә каршы тематикага очрашулар планлаштырылган.

Муниципаль район башлыкларының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчеләре яшьләр белән актив эш алып бара: биредә очрашулар, викториналар һәм квестлар үткәрә. Әлеге чараларның төп катнашучылары - балалар лагерьларында ял итүче мәктәп укучылары.

2022 елның ике атнасында Татарстан Республикасында 800дән артык бала катнашында 22 шундый чара уздырылган инде.

Татарстанда җәйге сәламәтләндерү кампаниясе 2022 елның 24 маенда башланды. 2022 елның җәйге чорында 1 652 ял һәм сәламәтләндерү оешмасы базасында оештырылган ял формалары белән 182 635 баланы ял иттерү планлаштырыла. 30 майга төбәктә 20 ял оешмасы эшли, анда 3 589 кеше ял итә.

2022 елның 1 июненнән 51 370 кешене колачлаган 819 лагерь эшли башлый. Бу - муниципаль лагерьлар, предприятиеләрнең сәламәтләндерү лагерьлары, шул исәптән көндезге, хезмәт һәм ял лагерьлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International