Биләрдә «Сәләт» форумының беренче сменасы тәмамланды

2022 елның 1 июле, җомга

Кичә Биләрдә «Сәләт» XI Халыкара яшьләр белем бирү форумы — JUNIOR SKILLS BILER FORUMның (Һөнәрләр/ һөнәр) беренче сменасы тәмамланды.

Бу көннәрдә төрле уен һәм мотивация дәресләре белән мастер-класслар үткәрелде, катнашучылар төрле белем өлкәләренә чумдылар. Төп темалардан IT, робототехника, дизайн һәм экология булды.

Форумның беренче сменасында фән олимпиадаларында, фәнни конференцияләрдә һәм иҗади фестивальләрдә җиңүчеләр һәм призерлар, «Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексының 6-11 сыйныф укучылары, шулай ук «Сәләт–Болгар-Туган тел»нең профильле сменасына конкурс сайлап алуын узган балалар катнашты.

Очрашуда «Адымнар» мәктәпләре базасында «Сәләт» клублары эшенә йомгак ясалды, шулай ук гамәлдәге мәктәпләр, яңа уку елында Түбән Кама һәм Әлмәттә эшли башлаучылар өчен киләсе елга планнар каралды. Киләсе елда «Сәләт-Адымнар» классларының гомуми саны 10га җитәчәк һәм 6-нчы Сәләт клубы эшен алып барачак.

Смена вакытында «Җанлы Сәләт» (SeletLive) турыдан-туры эфирлар студиясе эшли башлады. Трансляцияләр форумның ВКонтакте һәм YouTube рәсми аккаунтларында узды.

Алда балаларны «Сәләт» форумының икенче сменасы - ARTS BILER FORUM (Иҗат/иҗат) сменасы көтә. Ул 3-8 июльдә өч төп юнәлештә үтәчәк: бию, музыка, театр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International