Биләрдә «Сәләт» форумының иҗади сменасы ачылу тантанасы үтте

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

Биләр тарихи-археология музей-тыюлыгы территориясендә «Сәләт» — Иҗат Биләр  XI Халыкара яшьләр белем бирү форумының икенче сменасы ачылды.

 Ачылу тантанасында  Татарстан Республикасы мәдәнияте һәм халыклары телләре үсеше  һәм  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты идарәсе начальнигы Ләйсән Низамова чыгыш ясады.  «Мин быел Биләр форумында сезне сәламләвемә бик шат. Россия Федерациясе Президенты боерыгы буенча, бу ел халык сәнгате һәм Россия халыклары мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Татар телен үстерүгә зур мөмкинлекләр тудырулары өчен  «Сәләт» форумы җитәкчеләренә зур рзхмәтләремне белдерәм», - диде ул.

Иҗат Биләр Форумы (Творчество /Arts)Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән инде бишенче ел үткәрелә. Узган елдагы кебек үк ул быел да өч юнәлештә үтә: бию, музыка, театр. Катнашучылар иҗади төркемнәргә берләшәләр һәм остазлары белән үзләренең проектларын эшлиләр. Аны лагерь ябылу тантанасында тәкъдим итәләр.

Музыка юнәлеше буенча җырчы, актриса, вокал буенча педагог Зәринә Вилданова кураторлык итә. Театр юнәлеше  белән   Казан Яшь тамашачылар театры актрисасы һәм режиссеры  Лилия Нурель җитәкчелек итә. Бию юнәлеше җитәкчесе – хореограф, биюче һәм педагог Венера Галимова.

Иҗади лаборатория кураторлары: Айрат Нөркәев, Никита Савельев һәм  Марат   Фәйзуллин (музыка),  Марсель  һәм Мария Нуриевлар, Евгений Юшков һәм  Евгения Турушкина (бию), Булат Минкин, Руслан Әбраров, Илнур Гарифуллин (театр).

Спикерлар арасында  Татарстан һәм Россиянең  әйдәп баручы мәдәният һәм сәнгать әһелләре: Андрей Руденко, Элвина Бабаева, Алёна Вдовиченко, Луиза Скипина һәм Гөлназ Сәфәровалар. Дәрес нәтиҗәләре буенча түгәрәк өстәл үтә. Анда катнашучылар үз тәҗрибәләре һәм тзэсирләре белән уртаклашалар.

Катнашучылар өчен мастер-класслар һәм иҗади очрашуларны Татарстанның атказанган артисты Эльмира Калимуллина, биюче һәм хореограф, «Алтын битлек»  иясе  Нурбәк  Батулла,  кинокомпозитор  һәм саундпродюсер Никита Савельев, пианист һәм композитор  Татарстан  Республикасы  атказанган сәнгать эшлеклесе Элмир Низамов, Татарстанның атказанган артисты Марина Ясельская, Татарстанның атказанган артисты  Ришат Әхмәдуллин, Татарстанның атказанган артисты «El Deseo» фламенко студиясенә нигез салучы һәм аның җитәкчесе Гөлсинә Галимуллина һ.б.  үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International