«Бүген Луганск Халык Республикасына бару өчен студентлар отрядлары делегацияләрен туплау бара, шул исәптән Татарстанда да. Ирекле төркемнәрдә эш өч төп юнәлештә бүленә», - диде республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге җитәкчесе Василий Ислаев.
Чарада катнашучылар - студент отрядлары активистлары һәм 18 яшьтән өлкән волонтерлар, дип белдерде спикер. Катнашучылар яшәү урыны, туклану, яшәү урыныннан алып, ярдәм күрсәтү урынына кадәр трансфер, мәсьәләләрне чишү өчен кораллар белән тәэмин ителәләр. Аларга теоретик һәм практик белем алу, медицина һәм психологик ярдәм күрсәтелә.
«Стройотрядлар куркынычсыз урыннарда: мәктәпләрдә, интернатларда, медицина үзәкләрендә косметик ремонт белән шөгыльләнәчәкләр. Эш урыннары студентларның яшәү, туклану объектларына уңайлы итеп билгеләнә», - дип басым ясады Василий Ислаев.
Студентларның медицина стройотрядлары профиль буенча югары уку йортларыннан һәм махсус урта белем бирү йортларыннан тупланан. Алар кече һәм урта медицина персоналы булып эшләячәкләр.
Студентларның педагогик стройотрядлары әйдаманнар булып эшләячәкләр. Бу юнәлеш буенча 30лап студент хезмәт куячак. Алар шулай ук балалар үзәкләрендә балаларның ялын оештыру белән дә шөгыльләнәчәкләр.
Болардан тыш студентлар отрядлары Донецк Халык Республикасында «Саур-Могила» мемориалын торгызуга да җәлеп ителәчәкләр.
Татарстан Республикасында студент отрядлары делегациясен туплау белән «Студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге» шөгыльләнә.
Элемтә өчен телефон: 8 (843) 231 82 27