«LIGA FORUM»: Биләр бөтен Россиядән 2 мең студентны колачлыячак

2022 елның 5 июле, сишәмбе

15 августтан 31 августка  кадәр  Биләрдә  «LIGA FORUM»ның өч сменасы үтә.   Анда Россиянең бөтен почмакларыннан 2 мең студент җыела.  Сменалар  максатчан  3 аудиториягә  бүленгән: һөнәри  уку йорты оешмалары студентлары  өчен «Профессионаллар», югары уку йортлары студентлары   өчен  «Университетлар»  һәм   барлык   уку  йортлары  студентлары  өчен  «Берләшмәләр».

LIGA FORUM ул – идеяләр, тәҗрибәләр уртаклашу һәм аралашу өчен ачык мәйданчык. Аның әһәмияте шунда: һәр катнашучы монда  үз эшләренең осталарыннан һәм лидерларыннан заманча белем ала төркемнәр һәм проектлар белән эшләү күнекмәләрен үзләштерә,  спорт һәм массакүләм мәдәни чараларда катнаша.

Быел LIGA FORUM мәйданчыгында беренче тапкыр Республиканың барлык студентлар берләшмәләре җыелды: III смена «Берләшмәләр» дип атала. Аның максаты: Республика буенча иң инициативалы һәм амбициоз шәхесләрләрне бер урынга җыю һәм студентларны иң борчыган мәсьәләләрне бергәләп чишү һәм идеяләр буенча фикер алышу. «Профессионаллар» сменасында катнашучылар үзләрендә лидерлык һәм инициативлык, төркемнәр белән идарә итү, партнерлар белән хезмәттәшлек күнекмәләрен үстерә алалар. Иҗадилык һәм бизнес-проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен чишәргә өйрәнәләр.

«Университетлар» сменасында катнашучылар үзләренең шәхси компетенцияләрен үстерә һәм үзләренең студентлар берләшмәләренең эффектив үсеш күнекмәләрен өйрәнә алалар. Студентлар мохитендәге төрле мәсьәләләрне чишүгә юнәлтелгән яшьләрнең социаль һәм коммерцияле проектларын гамәлгә ашыру буенча уңай тәҗрибәләрне  уртаклашалар.

LIGA FORUMда һәр командага тренер-остаз беркетелә. Ул смена буенча студентларга үз проектларын тормышка ашырырга ярдәм итә.

Гаризалар кампаниясе «Профессионаллар» сменасы өчен 10 июльгә кадәр, «Университетлар» сменасы өчен 15 июльгә кадәр, «Берләшмәләр» сменасы өчен 20 июльгә кадәр www.liga-forum.ru сайтында дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International