«Таврида.АРТ» фестиваленә теркәлү 11 июльгә кадәр озайтылды

2022 елның 5 июле, сишәмбе

Татарстан яшьләрен «Таврида.АРТ» иҗади үзгәрешләр лидерлары фестиваленә чакыралар. Фестиваль 15-19 августларда Кырымда Судак белән янәшәдәге Капсель бухтасында үтә.  Бөтен илдән 4 мең катнашучы  иҗатта үз-үзләрен күрсәтү һәм фикердәшләр эзләү өчен бер мәйданчыкка җыелачак. Фестиваль  «Яңа икътисад» һәм импортны алыштыру шартларында ярдәм итү һәм мөмкинлекләр ачык тәрәзәсенә багышланачак. Катнашучылар өчен теркәлү tavrida.art сайтында бара.

Фестивальдә 18-35 яшьтәге  яшьләр  катнаша ала. Гадәттәгечә, фестиваль мәйданчыгына «Таврида» арт-кластеры резидентлары һәм мәдәният һәм сәнгать әһелләре; блогерлар һәм инфлюенсерлар, социаль  челтәрләрдә яшьләр пабликларын иҗат итүчеләр, студентларның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре;  «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы проекты җиңүчеләре, финалистлары, лауреатлары; #БЕЗ БЕРГӘ үзара ярдәмләшү акциясе вәкилләре, волонтерлык хәрәкәте лидерлары; «Озын тәнәфес» конкурсы катнашучылары һәм аларның әти-әниләре; Бөтенсоюз тарихи яңартулар фестивале катнашучылары киләчәк.

Беренче тапкыр аудиториягә яшьләр эшләре федераль агентлыгы форум кампаниясеннән активистлар, урта һәм югары белем бирү йортлары студентлары кушылачак. Катнашучылар тематик арт-кварталларда урнашачак. «Фестивалнең төп темасы -«авырлыклар = мөмкинлекләр». Без аны «Меганомики» белем бирү форматында ачачакбыз.   Топ-экспертлар мөмкинлекләрнең ачык тәрәзәсен куллану һәм иҗади индустрияләрдә импортны алыштыруның яңа шартларында яшь иҗатчыларга ярдәм итүсистемасын булдыру мәсьәләләрен күтәрәчәкләр.  Мөмкинлекләр турында сөйләгәндә, фестивальдә катнашучылар өчен популяр медиапроектларга, алдынгы компанияләр һәм оешмаларга сайлап алу үткәрәчәк кастинг-платформаны искә төшермичә булмый, - ди арт-кластер җитәкчесе Сергей Першин. – Без инде фестивальгә кастингны башлап җибәрәбез. Яшь артистлар безнең сайтта гариза калдыра, сайлап алу турын үтә һәм «Таврида.АРТ» сәхнәсендә чыгыш ясый алалар».

Иҗади потениалны гамәлгә ашыруның тагын бер инструменты булып, «Росмолодежь» грант конкурсы тора. «Таврида.АРТ» мәйданчыгында  россиякүләм яшьләр проектлары үтә, аның җиңүчеләре  үз идеяләрен тормышка ашыру өчен 1500000 сумга кадәр акча алачаклар.

Проектның ел саен үткәрелә торган төп вакыйгаларының берсе – Резидентлар  Шоуы – халык бәйрәме Иван Купала тематикасында узачак, ә яшь артистлар танылган башкаручылар беләндуэтларда чыгыш ясаячак. Фестивальдә катнашучылар Россиянең иң яхшы һөнәр осталарының эшләре белән таныша һәм мастер-классларда катнаша ала. 

Катнашучыларны арт-кластер резидентлары чыгышлары белән музыкаль проектлар көтә. Фестивальнең төп сәхнәсен  Виктор Цой иҗатына багышларга планлаштырыла; сәхнәдә музыкантның хитларыннан кавер-версияләр яңгыраячак.  

Чараны оештыруда танылган мәдәният һәм сәнгать әһелләре катнаша. Куючы режиссер «Алтын битлек» иясе Алексей Франдетти.

Россия джазының 100 еллыгына Игорь Бутман җитәкчелегендәге джаз оркестры концерты, ә Сергей Дягилевның 150 еллыгына Зур театр һәм Мариин театры балеты йолдызлары чыгышы узачак.  «Таврида.АРТ» фестивале тагын фестивальләр фестивале  булачак һәм үз мәйданында 300дән артык вакыйганы берләштерәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International