«Созвездие-Йолдызлык»та тәрбияләнүче Михалков киноакадемиясендә яңадан әзерләү курсын узды

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

Ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестивале лауреаты Анастасия Артемьева ГИТИСны тәмамлаганнан соң, Н.С.Михалков исемендәге кинематография һәм театр сәнгате Академиясендә яңадан әзерләү курсларын узды. Хәзер Артемьева Татарстанның ерак районнарында үсеп килүче буын артистлары белән үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашу өчен республикага кайтырга планлаштыра.

«Мин Мәскәүдә эшләвемне дәвам итәчәкмен, әмма республика районнарыннан килгән яшь талантлар өчен төрле мастер-класслар, очрашулар уздырачакмын. Туган Татарстанда театр сәнгатен тагын да активрак үстерергә теләр идем», - дип планнары белән уртаклашты Анастасия Артемьева.

Республика районнарында театр белеме дәрәҗәсе турында Артемьева ишетеп кенә белми. Ул Буа муниципаль районының Әлши авылында туа һәм үсә.

«Мин үз белемемне «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән алдым. Хәзер исә, гүзәл театр традицияләре безнең республикада саклансын һәм ныгысын өчен якташларыма үз белемнәрен тапшырасым килә», - дип ассызыклады Анастасия Артемьева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International