Татарстан гаиләсе Россия Федерациясе Дәүләт Комитеты белән гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча очрашуда тормыш сыйфатын күтәрү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

Россия Федерациясе Дәүләт Комитетында мәхәббәт, гаилә һәм тугърылык көне уңаеннан төрле категориядәге гаиләләр белән очрашу үтте.   Бу чарада Татарстан Республикасыннан Шуваловлар гаиләсе катнашты. Алар балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын күтәрү, гаилә институты һәм гаилә кыйммәтләре  үсеше буенча  үз фикерләрен җиткерделәр.

Исегезгә төшерәбез, Диләрә Шувалова   «Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе.

Аларның тәкъдимнәре арасында авыл җирендә һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә даими яшәүче хатын-кызларга яшь чикләвеннән тыш, өченче бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү буенча  Татарстан тәҗрибәсен федераль дәрәҗәдә тарату мөмкинлеге дә  бар иде.  

Моннан тыш Шуваловлар авыл ипотекасы программасы лимиты  арттырырга, яки авылда яшәүче гаиләгә яшәү урыны булдыру өчен өстәмә ташламалы программа эшләргә кирәклеген тәкъдим иттеләр.

Гаиләләрнең аерылышу проөессына аерым басым ясалды. Аларның өченче тәкъдиме Россия гаилә кодексын яңадан карау кирәклеге иде. Гаиләләр аерылышканда, суд  процессында ике якның да катнашуын мәҗбүри итеп кую һәм процесс барышында психологка мөрәҗәгать итү мөмкинлеге кирәклеге тәкъдим ителде.

Аерылышучы гаилә өчен психологик ярдәмне активлаштырырга кирәк. Шуваловлар фикернчә, бу мәсьәләне энтузиаст-медиаторларны җәлеп итеп кенә түгел, ә бәлки дәүләт ярдәме, массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет чыганакларын дә тартырга кирәк. Шулай ук  белем бирү оешмаларында  халыкка  гаилә  мәсьәләләрендә  тулы  мәгълүмат җиткерү өчен махсус курслар ачу да гаиләләрне саклап калуда зур ярдәм булыр иде.

Татарстан гаиләсеннән соңгы тәкъдим-процессуаль срокларны килештерү өчен таләп ителә торган вакытка өзү мәсьәләсен хокукый җайга салу булды. Моның өчен яклар тарафыннан медиация процедурасын узу максаты белән эш буенча җитештерүне өзүнең (туктатып торуның) төгәл чик срогын күрсәтеп, РФ ГПКга  үзгәреш кертү зарур.

Очрашуның нәтиҗәсе булып, балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә, гаилә институтын һәм гаилә кыйммәтләрен үстерүгә, Россия төбәкләрендә гаилә тәрбиясе буенча иң яхшы тәҗрибәләрне трансляцияләүгә юнәлдерелгән законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү торды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International