Кичә Биләрдә «Сәләт» XI Халыкара яшьләр белем бирү форумының икенче сменасы— Иҗат Биләр форумы тәмамланды.
Сменаның соңгы көнендә лабораторияләрнең өч юнәлеш буенча эш нәтиҗәләре тәкъдим ителде: музыка, театр, бию.
Электрон музыкант һәм сонграйтер Айрат Нуркаев җитәкчелегендәге лабораториядә катнашучылар яңартылган Сәләт гимнын тәкъдим иттеләр. Музыкант һәм кинокомпозитор Никита Савельев балалар белән бергә кинофильмнарга музыка язу өстендә эшләде. Музыкант һәм Россия композиторлар берлеге әгъзасы Марат Фәйзуллин катнашучылар белән берлектә татар халык җырларыннан попурри ясады.
Тинчурин театры актеры һәм режиссеры Илнур Гарифуллин балалар белән Г.Тукай көндәлеге буенча спектакль эскизы төзеде. Икенче лабораториянең эскизы Х.Такташның «Мокамай» поэмасына багышланган.
Балалар белән театр һәм кино режиссеры, драматург һәм актер Булат Минкин да шөгыльләнде. Татар риваятьләре һәм әкиятләре буенча спектакльнең өченче эскизын режиссер, актер, педагог Руслан Әбраров җитәкчелегендәге төркем оештырды.
Быелгы яңалыкларның берсе - «Кинобию» лабораториясе. Проектның нигезенә йорт рухын күчерү йоласы салынган. Лабораториянең җитәкчесе булып биюче, режиссер һәм хореограф Евгения Турушкина чыгыш ясады.
«DOBERMAN» командасы әгъзасы һәм хореограф Евгений Юшков балаларны эксперименталь бию юнәлеше белән таныштырды.
Хореографлар, биючеләр һәм педагоглар Марсель һәм Мария Нуриевлар балалар белән «Бию театры» юнәлешендә эшләделәр.
Музыкаль юнәлешне җырчы, актриса, вокал буенча педагог Зәринә Вилданова алып барды, театр юнәлеше Казан яшь тамашачылар театры актрисасы һәм режиссеры Лилия Нурель җитәкчелегендә узды. Бию юнәлеше җитәкчесе-хореограф Венера Галимова.
Форум яңалыкларының берсе-коллектив җитәкчеләре өчен «Остаз» белем бирү программасы оештырылды.
Смена вакытында «Җанлы Сәләт» (SeletLive) турыдан-туры эфир студиясе трансляцияләре барды.
Иҗади смена кысаларында Театр һәм кино актеры, «Кадетство», «Елки», «Папины дочки», «Кремлевские курсанты» кинопроектларында катнашучы Александр Головин белән иҗади очрашу узды.