Бөтен Россиядән студент-медиклар Татарстан халкының сәламәтлеге турында кайгыртачаклар

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Әлмәттә һәм Лениногорскида «Альмедик» һәм  «Призвание» россиякүләм студентлар отрядлары бу өлкәдә эш башладылар. Проект Татарстан, Чувашия, Башкортостан, Удмуртия, Мордовия, Пермь, Ростов, Воронеж, Оренбург, Томск, Кемерово, Түбән Новгород, Архангельск, Рязань, Төмән һәм Иркутск өлкәләреннән 45 студентны берләштерә. Алар 25 августка кадәр эшләячәкләр.

Проектны ачу тантанасы үтте. Яшьләр хезмәт җәенә юллама алдылар, эшкә әзерлекләре турында рапорт бирделәр.

 «Бу җәй сезнең өчен һөнәри белем һәм күнекмәләрегезне практикада куллану өчен зур мөмкинлек. Без бөтен Россиядән иң актив булачак медикларны берләштерүче проектларны башлап җибәрәбез.Бер-берегез белән тәҗрибә уртаклашыгыз, хезмәттәшләрегез белән файдалы танышлык урнаштырыгыз. Бу ай ярым вакыт сезнең өчен онытылмаслык булып истә калсын», - диде «Россия студентлар отрядлары» Россия яшьләр иҗтимагый оешмасының медицина юнәлеше җитәкчесе Кристина Сидорова.

Россиякүләм студентларның медицина отрядлары төрле төбәкләрдән һәм илнең төрле уку йортларыннан. Яшьләр шәһәр медицина оешмаларына урта һәм кече медицина персоналы буларак хезмәт куячаклар.

Чараны оештыручылар: Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан Дәүләт медицина университеты, Әлмәт һәм Лениногорск муниципаль районнары администрацияләре ярдәмнәре белән  «Россия студентлар отрядлары» россиякүләм яшьләр иҗтимагый оешмасының үзәк штабы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International