Социаль күнекмәләр: Биләрдә форумының өченче сменасы ачылды

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Биләрдә «Сәләт» XI Халыкара яшьләр белем бирү форумының өченче сменасы ачылды-«Сәләт» - Социаль күнекмәләр Биләр форумы( социаль күнекмәләр/ Soft Skills).

ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов сәламләү чыгышы белән катнашучыларга  мөрәҗәгать итте. «Иң зур көч сезнең үзегездә. Үзегезнең талантларыгызны ачыклагыз һәм үзегезне күрсәтегез. Биредә белемгә омтылган бик күп бала җыелуына мин бик сөенәм», - диде ул.

Шулай ук ул узган елда форумга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килүе турында да әйтеп үтте. Тиздән Кырымда балалар һәм яшьләр өчен  яңа лагерь ачылачагын да вәгъдә итте. Бу көннәрдә Кара диңгез буенда «Сәләт-Ак Барс» яңа базасында инде беренче смена үтә.

 «Сәләт үсә, һәм сез аның белән бергәләп яңа максатларга ирешергә һәм үсәргә яңа мөмкинлекләр аласыз», - дип басым ясады Тимур Сөләйманов.

«Сәләт»нең өченче сменасы 16 июльгә кадәр дәвам итә. Смена ел нәтиҗәләре буенча сәләт берләшмәсе эшенең кульминациясе булып тора.

Быел белем бирү сессияләре Soft Skills – һөнәри мохиттә алга таба уңышка ирешү өчен мөһим социаль күнекмәләргә багышланган. Смена кысаларында Татарстанның әйдәп баручы галимнәре, экспертлары һәм бизнес-тренерлары мастер-класслар үткәрәчәк.

13 июль көнне Биләр форумында Сәләт белән бәйле берничә буын булган гаиләләр җыелачак. Аларны «Асыл гаилә» проекты берләштерә.

Аның максаты – Сәләт гаиләләренең аралашуы өчен мәйданчык булдыру, «Асылташ» мәктәбе һәм клубы балаларының форум киңлеге белән танышуы, шулай ук  катнашучыларның төрле яклап  үсеше өчен шартлар тудыру.   

Болардан тыш,  смена вакытында «Җанлы Сәләт» (SeletLive) туры эфир студиясе үз эшен дәвам итә. Трансляция  Сәләтнең   ВКонтакте һәм YouTube аккаунтларында  барачак.  Аны  тарих фәннәре кандидаты,  «Сәләт» берләшмәсе активисты Илсур Нафиков алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International