Рөстәм Миңнеханов «Казан – ИХО яшьләр башкаласы» программасы кысаларында чаралар әзерләү буенча оештыру комитеты утырышы үткәрде

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда ИХОның Яшьләр башкаласы статусында планлаштырылган чараларны әзерләү һәм  үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы уздырды. Утырыш ТР хөкүмәте йортында узды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел «Казан - ИХОның  Яшьләр  башкаласы»  программасы  кысаларында халыкара чаралар планлаштырылган. Аларның кайберләре инде уңышлы үткәрелде, алар арасында - ИХО яшьләр башкаласы буларак Казанны инаугурацияләү тантанасы  һәм Коръән уку бәйгесе. ИХО илләренең яшьләр эшләре һәм спорт министрлары  катнашында  Глобаль яшьләр саммиты мөһим вакыйга булырга тиеш.

ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов Казанда ИХО яшьләр башкаласы статусында  10 халыкара чара планлаштырылүын белдерде. Киберспорт буенча халыкара яшьләр чемпионаты(8-10 октябрь), заманча мөселман сәнгате халыкара яшьләр фестивале(10-15 октябрь),  ИХО  илләренең халыкара яшьләр фәнни конгрессы(10-5 ноябрь),  Россия-Балкан яшьләр форумы(11-16 нчы декабрь), «Россия – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы» халыкара яшьләр форумы(11-16 нчы декабрь), «Казан – ИХО яшьләр башкаласы» программасын йомгаклау тантанасы һәм «ИХО илләре лидерлары» халыкара премиясен тапшыру(15-16 нчы декабрь).

Министр ИХО илләренең яшьләр эшләре һәм спорт министрлары катнашында Глобаль Яшьләр саммитына әзерлек турында җентекләп сөйләде. Чара 27-30 августларга планлаштырылган. Аңа 50 илдән 200 делегат килүе көтелә.

Казанда Глобаль яшьләр саммиты кысаларында Яшьләр миграциясе, мәдәниятара диалог, социаль лифтлар, яшьләр эшкуарлыгы һәм башка актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International