2022 елның 17 һәм 18 сентябрендә «УРАМ» экстрим-паркында «Шәһәр- Re`ACTOR» Бөтенроссия креатив индустрияләр мультижанр фестивале узачак. Фестивальгә теркәлү август башында старт ала.
«Шәһәр- Re`ACTOR» креатив индустрияләрнең мультижанр фестивале — Татарстанда Re`ACTOR арт-резиденцияләренең региональ челтәрен үстерү программасының төп чарасы. Чара 2022 елгы программа эшенә йомгак ясаячак.
Фестиваль программасы белем бирү блогын, дискуссия программасын, музыкаль программаны, резидентлардан маркет һәм мастер-классларны, күргәзмәләр һәм инсталляцияләрне, төнге программаны һәм after-party ны үз эченә ала. Активлык шәһәрнең берничә мәйданчыгында тупланачак, шуларның төп урыны -«УРАМ» экстрим-паркы.
«Шәһәр- Re`ACTOR» - ул иҗат сөючән, иҗатта һөнәри үсеш алган яки сәнгатьнең кадерен белүче кешеләр өчен мөмкинлекләр фестивале. Теләсә кайсы шәһәр кешеләр хисабына тора һәм үсә. «Шәһәр- Re`ACTOR» - шәһәрнең тышкы кыяфәтен һәм рухын тудыра торган креатив индустрияләр үсешендә иҗади эшчәнлек алып баручы урын. «Шәһәр- Re`ACTOR» фестивале — креатив индустрияләрдә экспертлардан һәм профессионаллардан яңа белемнәр алу, үзләренең иҗади күнекмәләрен һәм сәләтләрен күрсәтү, үз проектларын тәкъдир итү, сәнгатьне тою, вакытны иҗади атмосферада уздыру мөмкинлеге ул» - дип белдерде re' ACTOR PRODUCTION президенты Олег Федоров.
Проект Мәдәни инициативаларның президент фонды ярдәмендә тормышка ашырыла. Проектның партнерлары: «Росмолодежь» Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, «Таврида» Арт-кластеры, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, MASCOT маркетинг коммуникацияләр агентлыгы һәм Enter интернет-журналы.