Татарстан студентлары Камчаткада эш башлады

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

13 июльдә «Лойд-Фиш» базасында «Камчатка - 2022» округ студентлар хезмәт проектын ачу тантанасы булды. Хезмәт проектында Татарстан, Чувашия, Башкортстан, Удмуртия, Мордовия, Марий-Эл, Тува, Красноярск крае, Оренбург, Киров, Ульяновск, Ростов, Вологда һәм Әстерхан өлкәләреннән 330 студент катнашты.

«Камчатка - 2022» ОСТПСЫ – Камчатка крае балык эшкәртү заводлары базаларында «РСО» ҖЧҖ Татарстан төбәк бүлегенең хезмәт проекты. Проектта Татарстаннан эшкә әзерлек сыйфатында «Балыкчы» белгечлеге буенча һөнәри белем алган 120 студент эшләячәк.

Узган ел йөзгә якын яшь кеше үзләрен балык эшкәртү предприятиесендә сынап карады инде. Җәйге ике ай эчендә һәр бала 100-130 мең сум акча эшләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International