Татарстан рәссамы Даниил Сергеев «Формарт» Идел буе федераль округы стрит-арты фестиваленең сайлап алу этабында җиңүчеләрнең берсе итеп табылды. Аның татар костюмы кигән кыз рәсеме Яшел Үзәндә «Порт» яшьләр үзәге янында сурәтләнгән.
«Эскизда татар костюмын кигән яшь кыз сурәтләнгән. Аның күзләре еракка омтылган, бу якты киләчәкне булдыру омтылышын һәм теләген гәүдәләндерә. Аның күлмәгендә татар мотивлары, бизәкләре чагыла. Күлмәк буенда Зөя утрау-шәһәрчеге карала. Аның биюен җил эләктереп алган, бу исә ирекне, иҗатны һәм яшьлекне символлаштыра», - Татарстан җиңүчесенең рәсеме әнә шулай сурәтләнә.
Быел фестиваль тематикасы Россия халыкларының һәм регионнарының мәдәни мирасын чагылдыра.
Фестивальнең сайлап алу этабы 1 апрельдән 10 июньгә кадәр узды. Быел «Формарт» стрит-арт фестиваленә Идел буе федераль округының 14 регионыннан 157 гариза бирелгән.
Конкурсантларның эшләрен сынлы һәм урам сәнгате, архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә авторитетлы федераль һәм региональ экспертлар бәяләде.
Стрит-арт-фестивальнең финалистлары үзләренең иҗади ниятләрен тормышка ашыру һәм аларны Идел буе федераль округы төбәкләрендә биналар диварларында урнаштыру мөмкинлеге алачак. Шәһәр тирәлеге объектларындагы эшләрне оештыру процессының фото һәм видеолары проект сайтында урнаштырылачак, ә фестивальдә җиңүчене агымдагы елның көзендә җәмәгатьчелек тарафыннан тавыш бирү билгеләячәк.