«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең җәйге иҗади сменасы старт ала

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

16 июльдән Алушта шәһәренең «Сатера» балалар сәламәтләндерү лагерендә «Созвездие-Йолдызлык» җәйге иҗади сменасы узачак. Гомумән алганда, Татарстанның 24 муниципалитетыннан фестивальнең 210 лауреаты һәм җиңүчесе 15 көн ял итәчәк.

Моннан тыш, балалар бай эчтәлекле программаның белем бирү өлешенә актив җәлеп ителәчәк. Ял вакытында Россия һәм Татарстанның халык артисты, Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, РФ атказанган артисты, ТР халык артисты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, «Эфир» телекомпаниясенең мәдәният бүлеге мөхәррире Дмитрий Пивоваров иҗади очрашулар һәм мастер-класслар үткәрәчәк; балалар Татарстан һәм Кырымның атказанган артисты, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең сәнгать җитәкчесе Дмитрий Платонов һәм башкалар белән танышачак.

Узган еллар фестиваль хәрәкәте җиңүчеләре, Россия театр сәнгате-ГИТИС институтында тәрбияләнүчеләр, шулай ук «Созвездие – Йолдызлык»Арт — резиденциясе артистлары да үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак.

Сәфәрнең кульминацион мизгелләре зур бәйрәм концертлары белән төгәлләнәчәк. 19 июльдә шуларның берсе «Артек» Халыкара балалар үзәгендә узачак. 23 июльдә балалар герой-шәһәр Севастопольдә Кара диңгез хәрби-диңгез флоты диңгезчеләре алдында чыгыш ясаячак.

Традицион җәйге иҗади смена Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International