Татарстан яшьләрен «Хыял стимулы – ул син үзең» иҗади конкурсында катнашырга чакыралар

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан яшьләрен «Хыял стимулы – ул син үзең» Бөтенроссия акциясе кысаларында наркотикларга каршы юнәлешле видеороликлар конкурсында катнашырга чакыралар.

Конкурста катнашу өчен:

- наркотиклар кулланудан һәм таратудан баш тартуга, наркотик матдәләр куллануга уңай альтернатива уйлап табуга өндәүче тормыш стимулына карата автор фикерен күрсәтә торган видео төшерергә;

- видеоны «Вконтакте» социаль челтәрендә яки Яндекс.дискта урнаштырырга, #Стимулмоеймечте2022, #наркотикларга каршы -2022 хештегларын өстәргә;

- «Хыял стимулы – ул син үзең!» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен «Россия яшьләре» АИС аша сылтамасы буенча гариза бирергә. Анкетада социаль челтәрдән видеога яки Яндекс-дискка сылтама беркетергә кирәк.

Конкурста 14 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк гражданнар катнаша ала. Конкурс нәтиҗәләре буенча эксперт комиссиясе «Таврида» Бөтенроссия Белем бирү форумының «Яңа медиа Арт-мәктәбе»нә керә алачак өч иң яхшы катнашучыны билгеләячәк. Конкурста катнашу өчен гаризаны 2022 елның 17 июленә кадәр тапшырырга мөмкин.

Бөтенроссия акциясен наркотикларга каршы дәүләт комитеты, Россия Эчке эшләр министрлыгы һәм Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары ярдәмендә Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International