Татарстанда «Иделем акчарлагы» XXII яшь язучылар конкурсына гаризалар кабул итү кампаниясе башланды

2022 елның 15 июле, җомга

Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Иделем акчарлагы» яшь язучылар конкурсына гаризалар кабул итү кампаниясе башланды. Татар телле язучылар үзләренең эшләрен шигърият, проза, драматургия һәм балалар әдәбиятында күрсәтә алачаклар.

«Яшь татар язучылары конкурсы зур тарихка ия. Анда 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Ул татар телен популярлаштыру һәм яшь язучыларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Конкурстан соң иҗади мәктәп узачак, аның кысаларында тематик лекцияләр, мастер-класслар, язучылар һәм татар басмалары вәкилләре белән очрашулар планлаштырылган», - дип билгеләп үтте «Идел» яшьләр үзәге директоры Зөлфия Ибләминова.

Конкурс өч этапта үткәрелә: эшләрне җыю, жюри әгъзалары тарафыннан бәяләү һәм иҗади мәктәп эше. Ибләминова сүзләренә караганда, нәтиҗәләр буенча өченче этапка кадәр җиткән яшь язучыларның әсәрләре белән җыентык чыгарылачак.

Катнашучыларның эшләрен танылган язучылар, шагыйрьләр, драматурглар кергән жюри бәяли. Гаризалар 2022 елның 30 сентябрендә 23:59 сәгатькә кадәр idelem.akcharlagi@gmail.com почтасы буенча кабул ителә.

Конкурс «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарларның федераль милли-мәдәни мохтәрияте ярдәмендә оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International