Бүген «Контент-марафон» республика проектына гаризалар кабул итү башланды. Анда катнашучылар социаль челтәрләрдә уңай фикерләү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән уникаль якты медиаконтент булдырачаклар. Гаризалар 15 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Быел катнашучылар үзләренең иҗади потенциалын өч төрле юнәлештә (видео, график дизайн һәм социаль челтәрләр) ачарга һәм VK — клипларны төшерүдән башлап, үзенең креатив контентын булдыра алачак.
Проект нәтиҗәләре буенча 11 җиңүче билгеләнәчәк, алар Россия өстәмә һөнәри белем бирү базары лидеры Skillbox – «Маркетинг» юнәлеше курсларында бушлай белем алу мөмкинлеге алачак, шулай ук дипломнар һәм техника алу өчен бүләк сертификатлары белән бүләкләнәчәк.
Конкурста катнашу өчен сайтта теркәлү узарга кирәк. Конкурсны үткәрү процессы, аның нәтиҗәләре һәм катнашучыларның эшләре турында бөтен мәгълүмат артыннан социаль челтәрләрдә күзәтегез.
Чараны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр Академиясе оештыра.