Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов Президент Академиясенең Җәйге кампусында катнашучылар алдында чыгыш ясады. Ул студентларга республикада яшьләр сәясәтен тормышка ашыру, яшьләр программалары һәм проектлары турында сөйләде.
«Кыйммәтләр, идеяләр, белем. Яшьләр сәясәтенең асылы шулардан тора. Аның ике төп өлеше: 1. Үз-үзеңне тормышка ашыру, ягъни яшьләрдә социаль яктан да, шулай ук иҗади һәм һөнәри яктан да үсеш өчен мөмкинлекләр булсын. 2. Кыйммәтләр турында. Безнең өчен барлык проектларга һәм чараларга уңай заряд салынуы кирәк. Бу - тирә-юньдәгеләргә битараф булмау, без илебезнең, шәһәребезнең бүгенгесе һәм киләчәгенә битараф түгел», - диде Тимур Сөләйманов студентлар белән әңгәмә вакытында.
Ул яшьләр белән эш федераль дәрәҗәдәге өстенлекле юнәлеш булуын билгеләп үтте. Яшьләр сәясәте бүгенге көндә тармак буларак әле һаман формалашу стадиясендә, ул киңкырлы булырга һәм гражданнарның төрле төркемнәре таләпләренә җавап бирергә тиеш.
Министр сүзләре буенча, яшьләр сәясәтен тәэмин итүче төп тармаклар булып инфраструктура, кадрлар, эчтәлек һәм аралашулар тора.
Болардан тыш спикер министрлык эшчәнлеге турында тәфсилләп сөйләде. Эшчәнлек буенча күп кенә уңышлары булуын әйтте. Быел Казан Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы статусы алды.
Президент академиясенең халыкара җәйге кампусы ул – ел саен яшьләр өчен оештырыла торган Президент академиясе, Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм Россия инновацион төбәкләре Ассоциациясе оештырган халыкара уникаль белем бирү проекты.
Быел төркем составына Россия Федерациясенең 20 төбәге Президент академиясеннән 90 нан артык студент, шулай ук Татарстаннан 85 укучы керде.
Кампуста катнашучылар дүрт тема буенча проект эшләү белән шөгыльләнәчәкләр: «Яшьләр эшмәкәрлегенә ярдәм», «Яшьләр туризмына ярдәм», «ИТ-индустрия һәм инновацияләр өлкәсенә ярдәм», «Мәгариф өлкәсендә яшьләр инициативаларына ярдәм». Бу темаларны кампус оештыручылары юкка гына сайламады: алар ил һәм дөнья күләмендә барган зур үзгәрешләр белән турыдан-туры бәйләнгән.
.