Тимур Сөләйманов лагерьларда балалар ялы турында: «Сменалар эчтәлегенә зур игътибар бирелә»

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

Быелгы җәй сәламәтләндерү кампаниясендә төп тема-тәрбия. Яз көне мәгариф министрлыгы Федераль балалар үзәкләре белән берлектә бердәм тәрбия программасы әзерләде, аңа барлык стационар лагерьлар да кушылды.  Әлеге программа кысаларында җәйге лагерьларда ял итүче барлык балаларны берләштерүче зур чаралар каралган.

«Балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру процессында сменаларның эчтәлекле өлеше безнең өчен өстенлекле бурыч булып тора. Без аңлыйбыз, бала сменада булганда, балалар, әйдаманнар арасында аралашу, лагерь программасында катнашу барышында балаларда мөһим коммуникатив күнекмәләр салына, шәхес формалаштыру һәм тәрбияләү процессы бара. Лагерьда ял итү көннәрен кызыклы һәм аңлы итү бурычы тора», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

2022 елның җәйге кампаниясендә 10 гомуми бәйрәмне билгеләп үтү планлаштырыла. Балаларны яклау, рус теле көне, Россия көне, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне үткәрелде инде. Физик культура хезмәткәрләре көненә (14 август), Россия Дәүләт флагы көненә (22 август), Россия киносы көненә (27 август) багышланган тагын 3 чара үткәрү көтелә.

Мәсәлән, Әгерҗе районының «Алмалы» балалар бакчасында Александр Пушкинның шигырьләрен һәм әкиятләрен уку буенча конкурс үткәрелде.

Яшел Үзән районының «Пионер» лагерында 22 июньдә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Хәтер шәме» акциясе узды.

8 июль көнне Лениногорск районының «Ландыш» балалар бакчасында Гаилә һәм гореф-гадәтләрне формалаштыруга багышланган чаралар узды.

Тәтеш районының «Чайка» балалар лагеренда профильле кинофильмда катнашучылар видеоролик төшерделәр. Шунда ук сменада «Дөнья халыклары дуслыгы» яшьләр фестивале дә узды.

Шуның белән бергә, балалар лагерьларында Татарстанда цифрлаштыру елына багышланган чаралар уза.

Төрле юнәлештәге профильле тематик сменалар – гражданлык-патриотик, физкультура-спорт, туристлык-туган якны өйрәнү, интеллектуаль, лингвистик, милли-мәдәни, иҗади һәм IT-сменаларга 28 меңнән артык бала җәлеп ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International