«Созвездие-Йолдызлык» лауреатлары «Артек»та зур концерт бирде

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

Концерт 19 июль көнне Кырымдагы фестивальнең җәйге иҗади сменасы кысаларында узды. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажында һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.

«Созвездие-Йолдызлык» балалары яшьтәшләре өчен иң яхшы номерларын, шул исәптән Татарстан халыкларының җырлары, популяр вокаль композицияләр, милли колоритлы хореографик номерлар башкарды.

«Татарстан балалары дуслык, тынычлык һәм үзара аңлашу турында җырлый, ә аларның җырлары игелеккә һәм иҗатка өйрәтә. Хәзерге көндә бу аеруча кирәк. «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәте инде 18 ел дәвамында барлык артеклыларга матурлык һәм талант бүләк итә», - дип билгеләп үтте, концертны ачып, «Артек» яшьләр үзәгенең «Лазурный» лагере җитәкчесе Дмитрий Чип.

Татарстанның 24 муниципаль районыннан фестивальнең ике йөздән артык лауреаты үз иҗатларын тәкъдим итте.

ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе исеменнән концертта катнашучыларны һәм оештыручыларны, шулай ук барлык артеклыларны ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең Җаваплы секретаре, Россия Тышкы эшләр министры киңәшчесе Григорий Орджоникидзе сәламләде. Аның сүзләренә караганда, егерме елдан артык тарихында «Созвездие-Йолдызлык» фестивале үзен балалар һәм яшьләр өчен уникаль иҗади мәйданчык буларак күрсәтте. Биредә яңа талантлар туа, ә иң мөһиме – гореф-гадәтләр саклана, илебез халыкларының күпкырлы мәдәни һәм рухи мирасына хөрмәт һәм сакчыл караш тәрбияләнә.

«Бүген артеклыларның тату гаиләсе чын-чынлап берләштерә торган иҗат бәйрәмен күрәчәк, анда дуслык, үзара аңлашу һәм сәнгатькә чиксез мәхәббәт хөкем сөрә», - дип ассызыклады Григорий Орджоникидзе.

Кырым башлыгы Сергей Аксенов, үз чиратында, Кырым җирендә үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» фестивале чараларының мөһимлеген билгеләп үтте һәм проектны оештыручыларга рәхмәт белдерде.

Бәйрәм кичәсе Татарстан фестивален оештыручыларга һәм педагогларга «Артека» - «Иҗади казанышлары өчен» алтын медальләрен тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International