Яшьләр министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы узачак

2022 елның 19 июле, сишәмбе

Сишәмбе, 26 июльдә, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында 2022 елның 1 кварталы өчен ведомство максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру буенча проектны гамәлгә ашыруга йомгак ясау мәсьәләсе буенча Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узачак.
Исегезгә төшерәбез, халык фикерен, экспертларның һәм Иҗтимагый советның фикерен исәпкә алып, 2022 елга өстенлекле буларак түбәндәге максатлар һәм бурычлар сайлап алынды:
1. Яшьләрне эшкә урнаштыру системасын үстерү. 
2. Яшьләрне социальләштерүгә ярдәм итү. Балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәләрдә исәптә торучы, шулай ук авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмерләрнең 50% тан да ким булмаган үсмерләрне яшьләр сәясәте учреждениеләрендә системалы шөгыльләр белән колачларга.
3. Яшьләрне иҗади яктан үстерү өчен шартлар тудыру. 
4. «Интернет» челтәрендә яшьләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау. «Интернет» челтәрендә 200 меңнән артык кешене җәлеп итеп, яшьләрнең куркынычсыз үз-үзләрен тотышы культурасын һәм күнекмәләрен формалаштыру буенча чаралар комплексын эшләү һәм тормышка ашыру.
5.Психологик ярдәм системасын үстерү. 
6. Яшьләр өчен тигез мөмкинлекләр булдыру. Яшьләр берләшмәләре эшчәнлеге һәм яшьләр проектлары белән сәламәтлекләре чикләнгән яшьләр арасыннан кимендә 10 мең кеше шөгыльләнә.
7. Яшьләр эшкуарлыгын үстерү өчен шартлар тудыру. 
Утырышта массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм республика гражданнары катнаша ала. Теркәү өчен форма тутырырга кирәк.
Утырыш 2022 елның 26 июлендә 17: 00 сәгатьтә башлана.
Тутырылган анкетаны pr.minmol@tatar.ru электрон адрес буенча җибәрергә кирәк. Карау вакыты-3 эш көне. Гаризаны 2022 елның 22 июленә кадәр бирергә мөмкин. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International