20 июльдә Кырымның «Артек»ында Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтен гамәлгә кую җыелышы узды. Бүген «Артек» Халыкара балалар үзәгендә Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренче оештыру җыелышы узды.
«Артек»- тарихи урын. Оештыру җыелышы өчен моннан да яхшырак мәйданчыкны күз алдына китереп булмый», - дип билгеләп үтте Росмолодежь җитәкчесе Ксения Разуваева.
Гамәлгә кую җыелышында федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге балалар иҗтимагый оешмалары һәм хәрәкәтләре, шулай ук федераль башкарма хакимият органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
«Соңгы 30 ел эчендә Татарстанда да, бөтен ил буенча да бик күп яңа кызыклы һәм кирәкле хәрәкәтләр барлыкка килде. Оешма берләштерүче платформа булырга тиеш һәм аларның нәтиҗәләрен киңәйтергә ярдәм итәчәк. Яңа хәрәкәт яшьләр сәясәтенең федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә бөтенлеген тәэмин итәргә ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
Оештыручылар составына «Большая перемена» АКБО, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте, «ЮНАРМИЯ», «Россия Студентлар отрядлары» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы, «Россия яшьләр берлеге»иҗтимагый оешмасы керде.
Гамәлгә куючыларның берсе Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы булды.
«Безнең өчен, оешма буларак, яңа гомумроссия оешмасын гамәлгә куючылар составына керү зур дәрәҗә һәм горурлык. Хәзерге вакытта хәрәкәтнең федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә концепциясе һәм эше турында фикер алышу бара», - дип хәбәр итте «Татарстан Республикасы балалар оешмалары Советы» директоры, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Екатерина Согрина.
Яңа оешмада катнашу ирекле булачак. Хәрәкәт балаларга үзләрен төрле социаль рольләрдә сынап карарга һәм мәктәп чорында ук үз потенциалын ачарга мөмкинлек бирәчәк.