«Сәләт» форумы экваторsн узды, һәм кичә инде дүртенче смена - Биләр Медиа-Форумы старт алды. Ул 26 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Медиа-Форумда Сәләт берләшмәсенең Региональ Клубы лидерлары, Татарстан Республикасы районнары һәм мәктәпләре активистлары, фән олимпиадалары, фәнни конференцияләр җиңүчеләре һәм призерлары катнашачак.
Смена медиаресурслар белән эшләүнең актуаль ысулларына багышланачак.
Смена кысаларында Татарстан һәм Россиянең әйдәп баручы спикерларыннан мастер-класслар узачак.
Медиа өлкәсендә үз тәҗрибәләре белән маркетинг һәм SMM өлкәсендәге эксперт Алинә Гыймалтдинова, креатив продюсер Валерий Ким, тиктокер Айгөл Шакирҗанова, контент-продюсер һәм блогер Эльза Исметова, КФУ концерт программалары режиссеры Валентин Юшко һәм башкалар уртаклашачак.
Форумда катнашучыларның лекцияләр һәм мастер-класслар тыңлап кына калмыйча, төрле юнәлешләр буенча лабораторияләрдә катнашу мөмкинлеге дә булачак.
Видеограф, контентмейкер Евгения Опришко мобиль иҗат темасына лаборатория үткәрәчәк һәм балаларны профессиональ рәвештә кесә телефонына төшерергә өйрәтәчәк.
Режиссер, сценарист һәм Skyeng YouTube-каналы видеопродакшны җитәкчесе Екатерина Герм-Уварова катнашучылар белән «Кыскаметражлы» темасы буенча дәресләр сериясен уздырачак. Йомгаклау эшләре сменаның ябылышында тәкъдим ителәчәк.
«Громкие рыбы» креатив агентлыгы хезмәткәре Тимофей Шарагин креатив идеяләр булдыруга, режиссерлык һөнәре нигезләренә һәм мавыктыргыч видеоконтент булдыруга багышланган лаборатория уздырачак.
Фотографлар Роберт Шакиров һәм Илдар Әсфәндияров фотоаппаратураны көйләүгә, телефонга төшерүгә һәм композиция нигезләренә багышланган лабораторияләр уздырачак.