«Kazan Digital Week-2022»: авторлардан мәкаләләр кабул итү вакыты озайтылды

2022 елның 19 июле, сишәмбе

Татарстанда цифрлаштыру елы кысаларында 21-24 сентябрьдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында KAZAN DIGITAL WEEK халыкара форумы узачак.

KDW-2022 тематик юнәлешләре:

Интеллектуаль транспорт системалары;

Дәүләт идарәсе өлкәсендә цифрлы технологияләр;

Цифрлы индустрия 4.0;

Замана киберкуркынычсызлыгы;

Финтех экосистемасы;

Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр;

Сәламәтлек саклау һәм медицинада цифрлы технологияләр;

Мәгарифтә цифрлы технологияләр;

Мәдәнияттә цифрлы технологияләр;

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр.

Форумда катнашуга цифрлы технологияләр һәм югары технологияле продукция җитештерүчеләр һәм кулланучылар чакырыла.

Фәнни мәкаләләр бастыру

Мәкаләләр катгый рәвештә тематик юнәлешләр буенча кабул ителә.  

Мәкаләләр 2022 елның 15 августына кадәр электрон рәвештә киңәйтелгән архив файл рәвешендә org@kazandigitalweek.ru zip адресына кабул ителә. Файлда беренче автор фамилиясе күрсәтелергә тиеш.

Фоторәсемнәр, формулалар, схемалар, графика, диаграммы яхшы сыйфатта кушымта итеп бирелә.

Спикерларны теркәү

Спикерларның тезислары 2022 елның 15 августына кадәр кабул ителә.

Спикерларның тезислары расланган презентацияләр 2022 елның 31 августына кадәр кабул ителә.

Хакатон ярышларында катнашу

KDW-2022гә әзерлек чорында 2022 елның августыннан сентябрь аена кадәр Kazan Digital Legends онлайн хакатон-ярышларының Бөтенроссия сериясе узачак.

Күргәзмәдә катнашу

KAZAN DIGITAL WEEK-2022 халыкара форумын уздыру чорында «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгенең экспозицион мәйданчыгында югары технологияле эшләнмәләр, программа белән тәэмин итү, программа-аппарат комплекслары, гамәлдәге техника һәм җиһаз үрнәкләре күргәзмәсе узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International