«УРАМ» экстрим-паркында тере аккомпанемент астында беренче әдәби кичә узды

2022 елның 22 июле, җомга

«УРАМ» экстрим-паркында тере аккопонемент астында әдәби кичә узды. Кичәнең темасы: «Яшьлек һәм мәхәббәт». Программаның төп өлешендә 12 шигырь укучы һәм 4 музыкант чыгыш ясады.

Яшь шагыйрьләрнең һәм язучыларның 30дан артык авторлык әсәрләре укылды. Чарада Казаннан гына түгел, Ульяновсктан да яшь җырчылар катнашты.

Чараның максаты- яшьләрне илһамландырырга ярдәм итәр классик жанрга җәлеп итү.  

Чараны «Кадрлар резервы. Республика командасы» проекты катнашучысы Анастасия Сарварова оештырды. «Фатирник идеясе барлыкка килде һәм ул проектның дистанцион этабы биремнәренең берсен үтәү кысаларында тормышка ашырылды. Хәзер әдәби фатирникны ай саен, шәһәрнең төрле локацияләрендә үткәрергә планлаштырабыз», - дип сөйли Анастасия.

Әлеге чара Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Рус теле буенча комиссия эшендә өстенлекле юнәлеш булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International