«Озын тәнәфес»нең өч җиңүчесе «Хыялдагы сәяхәт»кә юл тотачак

2022 елның 22 июле, җомга

Татарстаннан «Озын тәнәфес»нең өч җиңүчесе «Хыялдагы сәяхәт»кә юл тотачак. 5-7 сыйныф укучылары һәм чит ил кешеләре өчен «Озын тәнәфес» финалы 17-20 июльдә «Артек» Халыкара балалар үзәгендә узды. Хәлиткеч сынаулар кысаларында балалар кейслар чиштеләр, 10ар кешедән торган командага берләштеләр. 5-7 сыйныф укучылары үз дөньяларын уйлап тапты, ә чит ил кешеләре Россия буенча туристик маршрутлар эшләде. Экспертлар катнашучыларның компетенцияләрен — логик фикерләүне, креативлыкны, командада эшли белүләрен, коммуникация һәм хезмәттәшлек күнекмәләрен бәяләделәр.

5-7 сыйныф укучыларының 300се җиңүче булды. Халыкара тректа 58 укучы җиңүче булды. Исегезгә төшерәбез, Татарстан данын 9 кеше яклады һәм аларның өчесе җиңүче булды: Полина Иванова, Илья Полянский, Әмир Насыйбуллин.

«Озын тәнәфес»нең 5-7 сыйныф укучылары арасында җиңүчеләре Санкт-Петербургтан алып Владивостокка кадәр һәм Владивостоктан алып Санкт-Петербургка кадәр «Хыялдагы сәяхәт»кә юл тотачак.

Татарстанда «Озын тәнәфес» Бөтенроссия проекты ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан алып барыла.

«Озын тәнәфес» «Мәгариф» милли проекты» кысаларында тормышка ашырыла. Аны оештыручылар-Росмолодежь, «Россия - мөмкинлекләр иле» АКБО, «Озын тәнәфес» АКБО һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International