Казан Глобаль Яшьләр саммитына дөньяның 130 иленнән 7600 гариза килгән

2022 елның 22 июле, җомга

Казан Глобаль Яшьләр саммитына гаризалар кабул итү төгәлләнде. Саммит «Казан - ИХОның Яшьләр башкаласы 2022» халыкара программасы кысаларында 27-30 август көннәрендә узачак.

Гариза бирү кампаниясе чорында дөньяның 130 иленнән 7600 гариза  килгән: Пакистан, Эфиопия, Кыргызстан, Мисыр, Россия, Судан, Төркия, Бөекбритания, АКШ, Вьетнам, Венесуэла, Филиппин, Индонезия, Австралия һәм башкалар.

Саммит  «Казан – ИХОның Яшьләр башкаласы – 2022» халыкара программасының төп вакыйгасы булып тора, ул беренче тапкыр Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшьләр эшләре һәм спорт министрларының бер мәйданчыгында, ИХО илләренең гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчеләрен, ИХО илләренең генераль консулларын, яшьләр оешмалары лидерларын, яшьләр сәясәте белән шөгыльләнүче халыкара оешмалар вәкилләрен, фикер лидерларын, яшь эшкуарларны һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләрен - барлыгы 300 катнашучыны җыячак. Мондый масштаблы чаралар безнең яшьләргә үзләрен халыкара дәрәҗәдә күрсәтү һәм үз потенциалларын гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирә, шулай ук яшьләр потенциалын һәм аның инновацион идеяләрен тормышка ашыру үзәге буларак Казан һәм Татарстан Республикасын халыкара аренада танытуга ярдәм итә,», - дип билгеләп үтте Татарстан Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Программа кысаларында пленар утырыш, панель дискуссияләр, интерактив семинарлар, яшьләр мохитендәге актуаль чакырулар буенча тикшеренү сораштыру презентацияләре, яшьләр мохитенең киләчәк үсешен фаразлау сессияләре, шулай ук мәдәни программа планлаштырылган.

Шулай ук, Казан Глобаль яшьләр саммиты белән берлектә 26-30 август көннәрендә V Глобаль Яшь дипломатлар форумы узачак. Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы тарафыннан оештырыла торган Форум Бөтен дөньядан яшь дипломатлар арасында ачык һәм ирекле фикер алышу мәйданчыгы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International